logotype
МБУК «Централизованная библиотека»
Муслюмовского муниципального района

Хафизов Дөлфәт

Хафизов Дөлфәт Юныс

Хафизов Дөлфәт Юныс улы (1941 – 2013). Карл Либкнехт. Күбәк урта мәктәбендә белем ала.  Ике хәрби академия бетерә. 30 елга якын армия хезмәтендә була. Подполковник. Чернобыль афәтендә  кешеләрне коткару өчен, сәламәтлеген аямыйча хезмәт куя һәм инвалид булып кайта. Дөлфәт Хәрбинең беренче шигырьләре 1959 нчы елда Мөслим район газетасы “Колхоз байрагы”нда күренә башлый. Республика матбугатында, бигрәк тә Чаллы шәһәрендә чыгучы газеталарда һәм “Аргамак” журналында аны бик теләп басалар. Берничә китап авторы. Байтак кына җырлары 2 – 3 дискка тупланган. Кайберләре  Мөслим җирле радиосыннан даими яңгырап тора.